Казанда КВН беренче лигасы ярымфинал уеннары узды

2018 елның 21 сентябре, җомга

19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Казанда КВН беренче лигасы ярымфинал уеннары узды. Ике көн дәвамында 11 команда сезонның финал уенына юллама өчен көрәште. Татарстанны «Праздник фарса и абсурда» («ТатНефть», Әлмәт) и «Чикаго» (КФ РГУП, Казан)  командалары тәкъдим итте.

20 сентябрьдә командаларга үзенең теләкләрен ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов җиткерде: «Нәкъ 17 ел элек мин бу сәхнәдә команда составында басып тордым. Әзерләгән номерларыгызны югары дәрәҗәдә күрсәтүегезне телим. Чөнки, бүген сәхнәгә чыгар өчен бик күп көч түгелгәнлеген мин яхшы беләм. Уңышлар сезгә!».   

Командалар 4 конкурста чыгыш ясады: сәламләү, разминка, стэм һәм музыкаль номер.

Уен нәтиҗәләре буенча финалга Иркутск һәм Бурятия Республикасы җыелма командалары, «Праздник фарса и абсурда», лингвистлар җыелма командасы «ИН!ЯЗ» һәм Казахстан командасы чыкты. Шулай ук жюри әгъзалары карары белән финал уенына «Город 313» командасы чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International