Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР яшьләр хөкүмәте һәм ТР Башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү буенча координацион совет утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
ТР яшьләр хөкүмәтенең 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында шушы хөкүмәтнең рәисе Динә Гайзатуллина сөйләде.
ТР яшьләр хөкүмәте катнашында 30дан артык проект гамәлгә ашырылган. 12 яңадан билгеләү уздырылган, ТР яшьләр хөкүмәтенең бер әгъзасы - Марат Әхмәтов - ТР Президентының кадрлар резервына сайланды, 8 кеше Мәскәү Хөкүмәте Аппаратында стажировка узды.
ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген билгеләде.
Үз чиратында, Алексей Песошин ТР яшьләр хөкүмәте Татарстанның барлык төр хакимият органнарына кадрлар булдыру өчен мәйданчык булыр, дип белдерде.