Бүген Казанда «Бергә яктырак» фестивале узды. Әлеге чара, энергия саклый торган яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халык арасында заманча энергия саклау технологияләрен кулланышка кертү максатыннан оештырыла.
Бәйрәм кысаларында, кунаклар өчен, тематик зоналар, мастер-класслар, күргәзмә экспозицияләре, фәнни-популяр шоу һ.б. эшләде.