ТР яшьләр эшләре министрлыгы яшьлек турында яңа ролик тәкъдим итте

2018 елның 23 сентябре, якшәмбе

12 августта – Халыкара яшьләр көнендә чыккан #наоднойволне беренче роликны дәвам иттереп, чираттагы видео яшь булуның төрле чикләрен күрсәтә.

Яшьләрнең спорт, фән, иҗат һәм башка өлкәләрдәге активлыгын чагылдырган беренче роликтан аермалы буларак, #времяразных яшьлекнең чын йөзен тасфирлый.

Роликта яшьләр имтиханнан соң шпаргалкаларын яга, брекет кияләр, тату ясыйлар, юл уртасында үбешәләр. Видеоның геройлары - донор кыз, мөселман киемнәре авторы буларак билгеле дизайнер Наҗия Галимова, сәламәтлек буенча чикле актерларның «Э-моция» инклюзив театры. Видеода шулай ук гаражларда сугышкан үсмерләр, кырда мотоцикл этеп баручы авыл яшьләр дә күрсәтелә.

Министрлык чыгарган бу ике видео, октябрьгә планлаштырылган эш стратегиясенең беренче презентациясенә үзенчәлекле трейлерлар.

«Без яшьләрнең бик күптөрле булуын күрәбез. Аларны яшь, җенес, шөгыльләре буенча аеру һәм бәяләү мөмкин түгел. Беренчедән, бу - безнең өчен җитди чакыру, без төрле яшьләр берләшмәләре белән эшләргә өйрәнергә тиеш һәм иң катлаулысы төрле яшьләр өчен актуаль һәм кызыклы булып калу. Икенчедән, төрлелек, бер-берсенә охшамау – төп үсеш ноктасы һәм яңалык тудыру мөмкинлеге», - дип шәрехләде #времяразных видеосын яшьләр эшләре министры Дамир Фатахов. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International