23 сентябрьдә узган семинар-киңәшмәнең пленар утырышында 2018 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар, шулай ук балаларның һәм яшьләрнең ял итү системасын үстерү мөмкинлекләре, 2019 елга билгеләнгән бурычлар турында фикер алыштылар.
Утырышта Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм Бакчасарай районы башлыгы - Кырым Республикасының Бакчасарай район Советы рәисе Рефат Дердаров катнашты.