Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чарада 600гә якын кеше катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз докладында яшьләр сәясәте өлкәсендәге төп моментларга тукталды: «Республикада яшьләрдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә традицион рәвештә аерым игътибар бирелә. Россиядә игълан ителгән Иреклеләр һәм волонтерлар елы кысаларында, шулай ук максатчан программаларны гамәлгә ашырганда байтак эш башкарыла.
Шулай да, үзләренең яшь үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә яшүсмерләргә тормышта шактый зур кыенлыклар, куркынычлы хәлләр белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә, без әлеге әһәмиятле өлкәнең үсеше өчен җаваплылык үзәге буларак, мөстәкыйль оешма – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы төзү турында карар кабул иттек.
Яшьләр сәясәтен алып бару эше, тулаем алганда, ведомстволар арасында башкарыла һәм ул яшьләрне республика үсешенең актуаль программасына актив тарту максатын күздә тотып уздырылырга тиеш.
Балаларның җәйге сәламәтләндерү ялы мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Киләсе елдан без өч елга исәпләнгән яңа шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту программасын башлап җибәрәбез, әлеге лагерьларның саны республикада – 146. Аларның бик күбесенең торышы канәгатьләндерерлек түгел.
Әлеге программаны гамәлгә ашыру яшь буынга ял итү өчен заманча, уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге бирәчәк.
Программа биналарны капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү, заманча күпфункцияле модуль үзәкләре һәм корпуслар төзү, мәдәни-спорт мәйданчыклары булдыру, коммуналь челтәрләрне яңарту, эчке юлларны һәм лагерьларга илтә торган юлларны төзү һәм реконструкцияләүне үз эченә ала.
Спорт, иҗат һәм балалар үсеше өчен кирәкле башка юнәлешләрдә шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Тагын бер кат басым ясап әйтәм, балаларны сәламәтләндерү – ул комплекслы бурыч. Монда әһәмияте булмаган нәрсәләр юк. Сүз безнең балаларыбызның киләчәге турында бара, ә, бу инде, тулаем республиканың киләчәге дигән сүз».