«Иделем акчарлагы» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14 – 30  кадәр.

Бәйге өч этаптан тора:

I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү;

II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;

III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен 7 көнлек иҗат мәктәбе оештыру.

Номинацияләр: поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты, детектив.

Бәйгегә әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат белән mc-idel.ru сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International