20-23 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә «Мы – это мир!» медиафорумы узды. Чара, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 80 артык делегатны берләштерде. 4 көн дәвамында алар белем бирү программасында, мастер-классларда, тренингларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар, ТР яшьләр хөкүмәте, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очраштылар, әзерләгән проектларын якладылар.