ТР медик-волонтерлары «Мәрхәмәтле дәресләр» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

«Мәрхәмәтле дәресләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында волонтерлар мәктәпләрдә «Үз волонтер отрядыңны булдыр!» дәресләре үткәрә. Бүген 35 нче лицейда активистлар укучыларга мәктәп волонтерлары отрядларын төзү һәм үстерү адымнары турында сөйләделәр. Алар укучыларны волонтер-медиклар отрядларына кушылырга һәм һөнәри юнәлеш бирү программасында катнашырга чакырдылар. Мондый төр очрашуларны Казанның башка мәктәпләрендә дә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International