Социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

«Пирамида» сараенда «Лукойл» гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсына йомгак ясау тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бәйрәм элекке елларның җиңүчеләре катнашында музыкаль номер ачып җибәрде. Быел барлыгы 146 проект җиңүче дип табылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурсның 9нчы мәртәбә үткәрелүен, бәйгенең күркәм традициягә әверелүен билгеләп узды. «Лукойл» эше гөрләп бара», - дип «Лукойл» җәмгыяте президенты Ваһит Алекперовка рәхмәтен җиткерде. «Лукойл» безнең барлык мәсьәләләрдә дә стратегик партнер. Бу бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге - «Лукойл» бүләге», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу конкурста катнашу үзеңне күрсәтү мөмкинлеге булып тора. Без бу финанс ярдәмен конкурсантларга бик теләп күрсәтәбез», - ди, Ваһит Алекперов.

«Рухилык һәм мәдәният», «Экология», «Спорт», «Яшьләр инициативалары» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International