Яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре арасында һөнәри осталык бәйгесе башланды

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре арасында һөнәри осталык бәйгеснең финал этабы башланды.  

Бәйге 3 этапта, 4 номинация буенча уза: 

  • «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлек башкарма хакимияте органы җитәкчесе»;
  • «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлек башкарма хакимияте органының ведомство карамагындагы учреждениесе җитәкчесе»;
  • «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлек башкарма хакимияте органы белгече»;
  • «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекнең башкарма хакимият органы ведомство карамагындагы учреждение белгече».

1 этап – сайлап алу этабы, апрель аеннан май аена кадәр узды,

2 этап – читтән торып, июнь аеннан август аена кадәр узды,

3 этап көндезге (финал), 26-28 сентябрь көннәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International