Казанның төнге тормышын яшьләр өчен кызыклы һәм куркынычсыз итү мәсьәләләре турында бүген «Фабрика Алафузова» лофтында ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, төнге Казан мэры Артур Хосровян, төнге креатив индустрия һәм берләшмә вәкилләре фикер алыштылар.
Очрашуда кичке һәм төнге вакытта гамәлгә ашырыла торган проектларны бәяләүче эксперт бергәлеге булдыру кирәклеге әйтелде. Остазлык институтын үстерү һәм төнге тормыш культурасын формалаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде.