Бүген Россия-Кытай бизнес-инкубаторының ябылу тантанасы узды, анда Россия-Кытай яшьләр хезмәттәшлеген үстерү өлкәсендә уртак эшкә нәтиҗәләр ясалды.
Ябылу тантанасында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Ли Фей, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Кытай делегациясе башлыгы Ван Цзюньвэнь һәм башка рәсми затлар катнашты. Ябылу тантанасының модераторы – Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Диана Фазлетдинова.
Проект ике этапта узды. Беренче этапта Татарстанның яшь эшкуарлары Гуанчжоу шәһәренә юл тоттылар, анда эшлекле һәм мәдәни программа оештырылган иде. Татарстан Республикасы делегатларын сайлап алу өчен IT һәм сәнәгать өлкәсендәге проектлар белән 100дән артык гариза каралды. Россия-Кытай бизнес-инкубаторының беренче этабы нәтиҗәләре буенча 23 килешү төзелде, тиздән Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне Кытайга җибәрә башлаячаклар.
16-29 сентябрьдә Казанда узган бизнес-инкубаторның икенче этабында Татарстан башкаласына Кытай делегациясе килде. Эшлекле программа кысаларында шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы, Инвестиция-венчур фонды һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Эшлекле программадан тыш, делегатларга кызыклы мәдәни программа тәкъдим ителде.
Ябылу тантанасы кысаларында Кытай һәм ТР резидентлары арасында килешү имзаланды.