XVI «Студентлар лидеры-2018» Бөтенроссия конкурсында Россиянең 70 төбәгеннән 130 югары уку йортыннан 500дән артык студент катнашты. Чара 15-23 сентябрь көннәрендә Краснодар өлкәсендә узды. Катнашучылар арасында Татарстаннан 8 студент бар иде.
Делегатлар семинар, мастер-класс, түгәрәк өстәлләрдә катнашты. Алар яшьләр сәясәтенең, мәгариф өлкәсенең, студентлар оешмалары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Быел финалда илнең иң яхшы 14 лидеры – округ этаплары җиңүчеләре һәм призерлары көч сынашты.