Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бәйгегә гаризалар кабул ителә

2018 елның 28 сентябре, җомга

Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар арасында  экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча субсидияләр бирү өчен бәйге башланды. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә:

экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;

экологик культура формалаштыру;

кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик белем бирү һәм агарту проектларын гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтү;

туган якны өйрәнү һәм экологик туризм өлкәсендә эшчәнлекне үстерү.

Гаризалар 7 октябрьгә кадәр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында кабул ителә.

Конкурста катнашу буенча мәгълүматны министрлыкның рәсми сайтында алырга мөмкин http://eco.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-2018-2019-gg.htm, яисә, телефон аша 8(843)-267-68-11.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International