«Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале: ярышлар, мастер-класслар, рекорд кую

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Салкын булуга карамастан, «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале дәртле биюләр, кабатланмас костюмнар һәм җылылыгы белән истә калачак.

Фестиваль кунаклары өчен күкәй белән һич тә гадәти булмаган уеннар: күкәй тондыру буенча чемпионат, таба белән йөгерү, дөнья чемпионы, глобаль күкәй узышлары, «Ак тавык тамашасы» карнавалы һәм бик күп махсус бәйгеләр оештырылган иде.  

Фестивальнең ачылыш тантанасында  РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Илһам Кашапов катнашты.

Быел чара 3600 кешене берләштерде. Районнардан килгән делегатлар спорт төрләре буенча көч сынашты.  

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1. Саба районы;

2. Менделеевск районы;

3. Чистай районы.

Фестивальдә «Пекинча ананас соуслы ашарлык йомырка кабыгы белән Цыпочка кыздырмасы» әзерләү буенча Россиядәге иң зур мангалда гастрономия рекорды куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International