Балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте лидерлары Казанга җыелды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте лидерлары Казанга җыелды. Кичә «Волга» яшьләр үзәгендә ТР яшь гражданнарының VII форумы старт алды. Чара 42 районыннан 160 делегатны берләштерде.                                             

4 көн дәвамында балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары тәҗрибә уртаклашачак. Программа 10 секциядә оештырылган, шулай ук министрлык һәм ведомство белгечләре белән очрашу, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл уздыру да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International