5-7 октябрь көннәрендә Түбән Камада ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең «Лидер мәктәбе» узачак.
Программада мастер-класс һәм тренинглар каралган. Шулай ук, чара кысаларында, авыл яшьләренең ихтыяҗын билгеләү, анализлау, инициативаларын гамәлгә ашыру алгоритмнарын төзү дә планлаштырыла.
Катнашырга 16-35 яшьләрдәге активистлар чакырыла. Гаризаларны 3 октябрьгә кадәр электрон почтага җибәрергә кирәк mc.alan@mail.ru.