5 октябрь көнне Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Павел Коган студентларга мастер-классы уздыра. Очрашу кысаларында маэстро профессиональ серләре белән уртаклашачак һәм мәдәни волонтерлык темасын күтәрәчәк.
Мәскәү дәүләт симфоник оркестры академиясенең сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Павел Коган волонтер елының җәмәгать илчесе булырга карар кылды. Әлеге мактаулы миссияне тормышка ашыру кысаларында ул Татарстанда булачак МДАСО гастрольләре барышында бу теманы яктыртырга планлаштыра.