Бүген ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Республикакүләм яшь гражданнар форумында катнашучылар белән очрашты. Форум 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр уза һәм Татарстанның 42 районыннан 160тан артык делегатны берләштерә.
Очрашу кысаларында катнашучылар министрга проектлар тәкъдим иттеләр.