Бүген «Патриот» үзәгендә «Армиядә бер көн» дип аталган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча IV спартакиада узды. Анда КФУның 170 студенты катнашты, алар пневматик винтовкадан ату, АК-74 макетын сүтеп-җыю, противогаз кию һәм хәрбиләштерелгән эстафетада көч сынаштылар.