12-13 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «студентлар активы форумы – 2018» узачак, ул югары һәм һөнәри белем бирү уку йортларыных кече курс студентларын берләштерәчәк.
Программада – шәһәр студентлар советының тарихына багышланган презентация, студентлар үзидарәсе юнәлешләре буенча мастер-класслар һ.б. Шулай ук, форум кысаларында югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча директор урынбасарлары советының күчмә утырышы узачак.