Бүген Казан музыка көллиятендә Павел Коган студентларга мастер-классы уздырды.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Павел Коган волонтерлар елының җәмәгать илчесе булып тора.
Бөтенроссия буенча дәвам итәчәк гастрольләр кысаларында волонтерлык темасын яктыртуга багышланган иҗади очрашуларга Казанда старт бирде.