Тимур Сөләйманов: «Безнең төп бурыч – Тататарстанда яшьләр белән эшләү сыйфатын яхшырту»

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүгенге шартларында, технологияләр үсеше, мәгълүмат агымы заманында көндәлек тормышка карата таләпләр дә арта һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа алымнар кирәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Яшьләр сәясәте өлкәсендә төп бурычларның берсе булып, яшь буын белән эшләү ысулларынын үзгәртү тора. Әлеге үзгәрешләрне гамәлгә ашыру максатыннан Татарстанада Яшьләр эшләре министрлыгы булдырылды», –  дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда яшьләр республика халкының 21% тан артыграгын тәшкил итә (шулар арасында: 14-17 яшьлекләр – 151 955 кеше, алар мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары; 18-21 яшьтә – 143 944 кеше – югары уку йортлары студентлары; 22-30 яшь – 519 627 кеше – эшләүче яшьләр).

«Бүген безнең алда, булган мөмкинлекләрне файдаланып, Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте тармагын үстерү, кызыклы инновацион формалар булдыру, яшьләр белән эшләү сыйфатын яхшырту һәм актуаль эш юнәлешен системалаштыру бурычы тора», – дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International