ТР Яшьләр эшләре министры Япониянең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

7-8 сентябрь көннәрендә Татарстан делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә, Япониягә эш сәфәре кысаларында, илнең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Канадзава шәһәрендә узды.

Яшьләр палатасы – Япониянең иң мәгълүм яшьләр оешмаларының берсе, ул дөньядагы иң беренче яшьләр палатасы – АКШ Яшьләр палатасы аналогы буенча оештырылган.  
Яшьләр палатасы вәкилләре кыскача гына оешма эшчәнлеге һәм Яшьләр палатасы тарафыннан уздырылучы чаралар турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов оешма белән хезмәттәшлек урнаштыру һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә алмашу тәкъдиме белән чыгыш ясады. 

Очрашу барышында креатив индустрияләрне үстерү, волонтерлык, яшьләрнең предприятиеләрдә эшләүләре, шулай ук Япония спортчыларының 2019 елда Казанда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашулары турында сөйләштеләр.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сүзләренә караганда, – «Япония яшьләр палатасы тәҗрибәсе проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү ягыннан,  талантлы яшьләргә киңәш бирүче остазлар  булуы белән кызыклы» 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International