Оренбургта узган Идел буе федераль округы эзләнү отрядларының «Беркем дә онытылмады» слетында Татарстаннан эзтабарлар 9 конкурс буенча иң яхшы өчлеккә керде: хәрби-тарихи һәм эзләнү экспедициясе, Бөек Ватан сугышы чорындагы кораллану һәм аммуницияне белү, топография һәм җирлектә ориентлашу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һ.б.
Өч көн дәвамында делегатлар тәҗрибә уртаклаштылар. Алар өчен методик дәресләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылды.
Татарстанда эзләнү хәрәкәте 64 отрядта 1000нән артык кешене колачлый. 1993 елдан бу эшне «Отечество» иҗтимагый берләшмәсе алып бара.