Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казанда МАРШ-2018» архитектур воркшопында катнашучылар Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләрен һәм аларны контент тулыландыру планын тәкъдир иттеләр.
Быел беренче мәртәбә МАРШта Татарстанның яшьләр үзәкләрен, яшүсмерләр клубларын, савыктыру лагерьларын һәм мәдәният йортларын реновацияләүнең архитектур концепцияләре эшләнгән. Концепцияләр социомәдәни объектларга идарә өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендәге архитекторлар командалары тарафыннан эшләнгән.
Бу хезмәттәшлекнең инициаторы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Воркшопны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татарстан Республикасы Шәһәрләре институты» фонды, МАРШ архитектура мәктәбе.
ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов: «Яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре яшьләрне җәлеп итәргә тиеш».
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, проектлар бик кызыклы, һәм креатив идеяләр кулланылырга тиеш.