15-19 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Чаллыда эшлә» дип аталган һөнәри юнәлеш бирүче акция узачак. Чарада оешма һәм предприятиеләр, шулай ук мәктәп укучылары һәм һөнәри уку йортлары студентлары катнашуы көтелә.
Акция бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә кирәкле һөнәр һәм белгечлекләрне популярлаштыруга һәм предприятие эшчәнлеге белән танышуга юнәлдерелгән.