Волонтерлар хәрәкәтен үстерү үзәге Татарстан Республикасы Президенты премиясенә лаек булды

2018 елның 12 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премияләр тапшырды. Танатана Казан Кремлендә узды.

«Татарстан – граждан җәмгыяте институтларын үстерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе. Безнең республика конкурс йомгаклары буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән лидерлар өчлегенә керә. Без КБОларга дәүләт ярдәме рәвешләрен камилләштерүне дәвам итәчәкбез. Бу турыда без IV Республика коммерциячел булмаган оешмалары форумында килешкән идек», диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2018 ел волонтерлар елы дип игълан ителде. Россиянең иң яхшы волонтерлык оешмаларының берсе Татарстан Республикасының волонтерлар хәрәкәтен үстерү үзәге. «Бу бурычны безнең волонтерлар уңышлы башкара», дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Премия 2015 елда гамәлгә куелган. Ел саен коммерциячел булмаган оешмалар һәм РФ гражданнары җәмәгатьчелек таныган эшчәнлек һәм проектлар, граждан җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикәшеренүләр һәм  республикада граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә шәхси өлешләре өчен аның лауреатлары булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International