14...30: Чираттагы очрашуда Татарстанда креатив индустрияләр үсеше мәсьәләсе күтәреләчәк

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

17 октябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы командасы «14 ... 30» проекты кысаларында чираттагы очрашуга чакыра. Әлеге мәйданчык яшьләр сәясәтенең актуаль юнәлешләрен үстерүгә яшьләрне һәм экспертларны җәлеп итү макстатыннан оештырыла.

Очрашуда креатив киңлекләр операторлары – «Штаб», «Смена», «Угол», «Фабрика Алафузов», «Видимый дом» (Казан), Чаллы, Уфа делегатлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International