Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы узды. ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сүзләренә караганда, яшьләр парламенты функционалын төгәл формалаштыру мөһим. «Яшьләргә сез нәрсә белән шөгыльләнгәнегезне аңларга тиеш. Алар өчен сезнең эшчәнлек ни дәрәҗәдә актуаль, яшьләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен ресурслар, вәкаләтләр һәм мөмкинлекләр җитәрлекме», - дип мөрәҗәгать итте палата әгъзаларына министр.
Яшь парламентарийлар муниципалитетларда район башлыклары яшьләр палатасы белән кызыксынмавын һәм үзара эш алып барылмавын ассызыкладылар.
Утырыш барышында яшь парламентарийлар шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2019 елга юлламасындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру планы турында да фикер алыштылар. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр - яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча эксперт төркеме булдыру, экологик хәрәкәт һәм мәгариф үсеше концепциясен карадылар, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы составына үзгәрешләр керттеләр.