Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов боерыгы белән ведомство карамагындагы учреждениеләрнең берсенә – Татарстан Республикасы Яшьләр үзәгенә яңа җитәкче билгеләнде. Яшьләр үзәген, әлеге тармакта 10 елдан артык эш тәҗрибәсе булган 30 яшьлек Валентин Шихобалов җитәкли.
Валентин Шихобалов җитәкчелегендәге дәүләт учреждениесен концептуаль трансформация көтә.
Дамир Фаттахов сүзләренә караганда, «яшьләр үзәге командасы яшьләр үзәкләре белән идарә итү принципларын формалаштырырга тиеш».