Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең резерв составы рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин 2018 елның октябрь – декабрь айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча бурычлар, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу барышы турында сөйләде.
Утырыш кысаларында эзләнү отрядлары ветераннарын бүләкләү тантанасы узды. Татарстанның «Снежный десант» республика эзләү хәрәкәтенең 50 еллыгы һәм «Объединение «Отечество» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан һөнәри эшчәнлекләрендә югары күрсәткечләргә ирешүләре һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертүләре өчен аларга ТР Президенты Рәхмәте белдерелде: Илдар Җамалетдинов, Валерий Телишевка, Валерий Соловьев.