Казанда урам мәдәниятен үстерүгә багышланган проект оештырыла

2018 елның 19 октябре, җомга

Казанда «URAM» дип исемләнгән проект оештырыла.Фестиваль  элеккеге мебель заводында (Казан, Тукай ур, 115/6) оештырылды. Кунаклар өчен берничә тематик зона тәкъдим ителәчәк: урам биюләре, экстремаль спорт төрләре һәм стрит-арт. Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашуы көтелә. 
Программа:
- URAM DANCE: брейкинг, хип-хоп һәм all styles стильләрендә бии торган Казан студияләре һәм биючеләренең джем-баттлы;
- URAM MUSIC: төрле музыкаль юнәлеш вәкилләре чыгышы («The Road» рок мәктәбе, BNFтан сэт, Dj Market Tv проектыннан мастер-класс);
- URAM EXTREME: Казан рейдерлары катнашында BMX, скейтборд-контест һәм кикаут;
- URAM ART: Казан һәм Татарстан рәссамнары катнашында граффити фестивале. Һәр райтер танылган рәссамнарның берәр эшен кабатлаячак;
- Катнашучылар һәм чара кунаклары арасында скетч-баттл;
- «Real: Treasure Island DIY» фильмы премьерасы.
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International