ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов студентлар отрядлары активистлары белән очрашты. Чара барышында катнашучылар министрны отряд юнәлешләре һәм эшчәнлеге белән таныштырдылар. Ел саен студентлар отрядлары кысаларында җәйге яллар вакытында 10 меңнән артык студент эшкә урнаштырыла, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында вакытлыча үзәк җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Василий Ислаев. Очрашуда катнашучылар шулай ук 2019 елда гамәлгә ашырылачак бурычлар һәм планнар белән дә уртаклашты: югары уку йортлары базасында профильле отрядларны үстерү стратегиясен булдыру, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшләү өчен студентлар хезмәт отрядларын җәлеп итү мәсьәләсен оештыру һ.б.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Дамир Фаттахов әлеге хәрәкәтнең киләчәк бурычларын билгеләде.