Дамир Фаттахов: «URAM ярдәмендә безнең субкультуралар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бар»

2018 елның 20 октябре, шимбә

 

«URAM» дип исемләнгән әлеге проект урам мәдәниятен үстерүгә багышланган. Фестиваль  элеккеге мебель заводында (Казан, Тукай ур, 115/6) оештырылды. Кунаклар өчен берничә тематик зона тәкъдим ителде: урам биюләре, экстремаль спорт төрләре һәм стрит-арт. Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашты. 

Программа:
- URAM DANCE: брейкинг, хип-хоп һәм all styles стильләрендә бии торган Казан студияләре һәм биючеләренең джем-баттлы;
- URAM MUSIC: төрле музыкаль юнәлеш вәкилләре чыгышы («The Road» рок мәктәбе, BNFтан сэт, Dj Market Tv проектыннан мастер-класс);
- URAM EXTREME: Казан рейдерлары катнашында BMX, скейтборд-контест һәм кикаут;
- URAM ART: Казан һәм Татарстан рәссамнары катнашында граффити фестивале. Һәр райтер танылган рәссамнарның берәр эшен кабатлаячак;
- Катнашучылар һәм чара кунаклары арасында скетч-баттл;
- «Real: Treasure Island DIY» фильмы премьерасы.

Белешмә:
URAM (URban Art Movement) – урам мәдәниятен һәм заманча сәнгатьне үстерүгә юнәлтелгән ел буе дәвам итә торган проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International