Төрки яшьләр фестивалендә 70 делегат катнашты

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Казанда V Төрки яшьләр фестивале тәмамланды. Фестивальнең ябылу тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков та катнашты: «Биредә алган күнекмәләр, тәҗрибә сезгә эшегездә файдалы булыр, дип ышанам. Киләчәктә фестиваль сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үссен һәм тулылансын иде».
Быелгы фестивальдә Россиянең 23 төбәгеннән һәм чит илләрдән 70 делегат катнашты. 
Программа кысаларында делегатлар түгәрәк өстәлләрдә, төрле мәдәни чараларда катнашты.  Төп тема – социаль проектлау һәм грант бәйгеләренә бәйле иде. Делегатлар атна дәвамында проектлар эзерләделәр һәм аларны экспертларга тәкъдим иттеләр.  Фестивальне йомгаклап 8 өлештән торган резолюция  кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International