Дамир Фәттахов: «Яшьләр өчен объектларны яшь архитекторлар проектласа яхшы булачак»

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты студентлары һәм укытучылары белән очрашты.

Министр архитектура университеты студентлары белән танышты, аларның эшчэнлеге белән кызыксынды. «Яшьләр өчен объектларны яшь архитекторлар проектласа яхшы булачак», - дип ассызыклады Дамир Фаттахов. Исегезгә төшерәбез, Республикада мондый объектларны капиталь ремонтлау программалары гамәлгә ашырыла. Татарстанда барлыгы 29 яшьләр үзәге һәм 215 яшүсмерләр клубы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International