28 ноябрь - 1 декабрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче ватандашлар форумы уза. Чара өлкәләрдә эшләүче милләттәшләрне берләштерде: төзелеш һәм архитектура, мәгариф, медицина, ИТ, инженерия, чит телләр, мәдәният, спорт өлкәсе җитәкчеләрен һәм вәкилләрен. Катнашучыларның географиясе - Мәскәү, Әстерхан, Америка, Кытай, Сингапур, Швейцария, Дания, Канада, Нидерланд, Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кипр, Мисыр һ.б.
Программа кысаларында катнашучылар белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та очрашты. «Ватандашлар белән элемтәләрне югалтмау мөһим. Безгә сезнең Татарстаннан китүегезнең сәбәпләрен аңлау мөһим. Яшьләр эшләре министрлыгы сезнең проектларыгызны һәм идеяләрегезне гамәлгә ашыру мәйданчыгы булырга әзер», - дип билгеләп үтте министр.
Очрашуның икенче өлеше диалог форматында узды, һәр делегат үз эшчәнлеге турында сөйләде һәм үзенең проекты белән таныштырды.