«Ел студенты» бәйгесе форматын үзгәртә. Студентлар көне уңаеннан узган матбугат очрашуы нәтиҗәләре

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

25 гыйнвар көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Студентлар көне уңаеннан һәм «Ел студенты — 2018» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуы узды. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов һәм «Ел студенты-2017» премиясенең «Гран-при» номинациясендә җиңүче Диләрә Бәширова катнашты.

Министр урынбасары студентларны бәйрәм белән котлады һәм бу көнне, гадәттәгечә, студентлар арасында узучы «Ел студенты» бәйгесенә йомгак ясау чарасы хакында сөйләде.

ТР Студентлар лигасы президенты котлауларга кушылып «Ел студенты» бәйгесенә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды: «Быел «Ел старостасы» дигән яңа номинация кертелде, ә «Ел ВУЗЫ» номинациясен төшереп калдырдык. Бәйгедә 296 кеше катнашты, икенче этапка 170 кеше узды, ә финалга 63 катнашучы чыкты». Руфат Кыямов килщсе елга бәйгегә үзгәрешләр кертеләчәге турында да хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, «Ел студенты-2018» бәйгесенең бүләкләү тантанасы 25 гыйнварда 18:30 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International