26 гыйнвар көнне Мамадыш районында «SUNNYФЕСТ» фестивале узды.
Фестивальдә Татарстанның унсигез районыннан һәм Россиянең ике регионыннан яшьләр катнашты. Узган ел белән чагыштырганда катнашучы командалар саны 27дән 38кә кадәр арткан. Бәйге кагыйдәләре буенча командалар гадәти булмаган чаналар ясадылар, үзенчәлекле костюмнар уйлап таптылар.
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Олимпия уеннары призеры Александр Зубков бар иде.
Фестиваль көне кунаклар өчен интерактив мәйданчыклар, халык һөнәрләре ярминкәсе белән истә калды.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе, Мамадыш районы Советы һәм Башкарма комитеты белән берлектә.