Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар һәм чакырылган кунаклар! Сезне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының беренче коллегиясендә сәламләвебезгә шатбыз. Бүген сезнең катнашыгыз белән без узган ярты ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз. Яшьләр белән эшләүнең заманча максатларын, безгә карата таләпләрне, бу эштә алымнарны һәм чараларны карыйбыз.