Яшьләр белән турыдан-туры аралашу өчен Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан яшьләре» мобиль платформасы проектын эшли. Бу заманча автоматлаштырылган мәгълүмат системасы, ул үз эченә заманча цифрлы-сервисларны алачак.
Яшьләр әлеге платформа аша чараларда катнашу өчен теркәлү, иң кызыклы вакыйгалар турында яңалыклар алу мөмкинлеге алачак. Шулай ук грант конкурсларында катнашу өчен гаризалар бирү процессы да шактый җиңеләйтеләчәк, вакытлыча һәм өлешчә эшкә урнаштыру буенча сервисны гамәлгә ашыру планлаштырыла һ.б.