Дамир Фаттахов үзенең докладында Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә 3 меңнән артык кеше эшләве турында сөйләде. Алар өчен Министрлык «Корпоратив университет» проектын башлап җибәрә, ул яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләренең өзлексез һөнәри үсеше өчен платформа булачак. Бөтен укыту процессы, шул исәптән аның нәтиҗәләре, махсус онлайн-базада, белгечнең шәхси кабинетында күренәчәк.
Дамир Фаттахов үзенең чыгышында әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен дә күтәрде.
Аннары Татарстан Президенты яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләргә хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карау буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына йөкләмә бирүен хәбәр итте.