Александр Бугаев Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев үзенең чыгышында Татарстаннны җитди төбәк буларак билгеләп үтте.

«Бүген миңа бу залда чыгыш ясау рәхәт, чөнки биредә яшьләр сәясәтенә битараф булмаган кешеләр һәм фикердәшләр җыелган», - дип башлады үзенең чыгышын Александр Бугаев.

Кунак хәбәр иткәнчә, узган ел федераль агентлык мәгълүматлары буенча гына да, Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру өчен 71 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Ул билгеләп үткәнчә, бу соңгы елда иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Шулай ук Александр Бугаев Татарстанның волонтерлар саны буенча алда баруын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International