Бүген Казан федераль университеты бинасында студентлар активы «Росмолодежь» җитәкчесе Александр Бугаев белән очрашты.
Александр Бугаев Агентлыкның эшчәнлеге, яңа проектлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Студентлар кунакка төрле сораулар бирделәр, шуларның берсе форум кампаниясенә кагылышлы иде. Александр Бугаев студентларга «Таврида» Бөтенроссия яшьләр форумын ел әйләнәсендә үткәрү идеясе турында сөйләде.
Шулай ук Татарстан активистларын яшьләрнең чит төбәкләргә күчеп китү мәсьәләсе дә кызыксындырды. «Яшьләр регионнан китә икән, куркыныч түгел. Иң мөһиме, аларның укып бетергәч кире кайтулары», - дип җавап бирде Александр Бугаев.