Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында балалар хәрәкәтен үстерү буенча программалар һәм иҗтимагый берләшмә лидерлары өчен «Иң яхшы балалар инициативасы» социаль проектлар бәйгеләренә йомгак ясадылар.
Бүләкләү тантанасында Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар хәрәкәтен үстерү буенча программалар, методик эшләнмәләр һәм фәнни басмалар бәйгесендә Республиканың 16 районыннан 100 дән артык балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчесе катнашты. 22 эш авторлары җиңү яулады. Иҗтимагый берләшмә лидерлары өчен «Иң яхшы балалар инициативасы» социаль проектлар бәйгесендә катнашу өчен 97 проект бирелгән, шуларның 23 экспертлар тарафыннан уңай билгеләнгән.