Биш көн дәвамында булачак әйдаманнар балалар белән эшләргә Һәм катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнде.
25-30 гыйнвар көннәрендә «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә «Сәләт» лагерьларының һәм форумнарының булачак әйдаманнары җыелды. Биш көнлек эш «Сәләт» тарихын өйрәнүне, җәйге лагерьларда эшләү үзенчәлекләрен үз эченә алган иде. Мәктәп кысаларында 2019 елда үтәчәк профильле лагерьларьларга һәм форумнарга презентация ясалды. Әлеге чарада катнашучы 135 укучының күбесе «Сәләт» форумнары катнашучылары.