Татарстанда «РСО+РДШ» акциясе башланды

2019 елның 1 феврале, җомга

1-17 февраль көннәрендә студентлар отрядлары «РСО+РДШ» акциясен оештыра. Илнең ике алдынгы оешмасы 7-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үткәрү өчен берләшә.

Акциядә республиканың 15 районыннан мәктәп укучылары катнаша. Үткәрелгән очрашулар нәтиҗәсе буларак, мәктәп укучылары өчен беренче хезмәт отрядлары формалашачак.

Әлеге формат укучыларның «һөнәрләр базары» турындагы күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Белешмә:

Студентлар отрядлары - илнең 74 регионыннан 240 меңнән артык егет һәм кызын вакытлы эш белән тәэмин итә.

Татарстан Республикасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча 10390 студент Татарстан Республикасы һәм илнең башка төбәкләре объектларында төзелеш, әйдаман, медицина, авыл хуҗалыгы, сервис отрядлары һәм проводниклар отрядлары составында хезмәт җәйен үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International