«Казан ярминкәсе» ндә киләчәк һөнәрләрне тәкъдим итәчәкләр

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 елның 6-8 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Казанда һәм Россиядә мәгариф учреждениеләренең потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә.

Күргәзмәдә катнашучылар, 8-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, югары һәм һөнәри белем бирү уку йортлары турындагы мәгълүмат белән бер урында таныша алачаклар.  Актуаль һөнәрләр һәм компетенцияләр белән таныштыру максаты белән күргәзмәдә шулай ук «киләчәк һөнәрләре кампусы» оештырыла. Оештыручылар-Казан ачык талантлар университеты һәм Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International